Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Кем ул гади идән юучы?»

Артык күзгә-башка бәрелеп, кычкырып тормый торган һөнәрләр, шуны башкаручы хезмәткәрләр бар. Оешмаларда, уку йортларында, гомумән, һәркайда җыештыручы, идән юучы бар.

Газетабызда идән юучылар турында язма басылгач, бик күпләр әлеге һөнәр турында уйга калды. Чыннан да, нинди генә бай оешма булмасын, нинди генә кәттә түрәләр эшләмәсен, хезмәт урынында чисталык, уңайлык булмаса, әллә ни «сикеренә» алмыйсың. Аларның хезмәтеннән 
күп нәрсә тора. Бу уңайдан сезне укучы-ларыбызның кайбер фикерләре белән таныштырасы килде.

Наталья Борисова, 49 яшь
Мин шәһәребез мәктәпләренең берсендә идән юам. Моңа кадәр башка бер мәгариф учреждениесендә шушы ук эшне башкарган идем. 15 ел әлеге хезмәт дәверендә бер дә начар, тискәре фикер ишеткәнем булмады мин эшләгән җирләрдә идән юучылар турында. Белгәнемчә, күп хезмәттәшләрем балаларына ярдәм итәргә дип бу эшкә урнаша. Өстәмә керем беркайчан да артык булмыйдыр ул. Мөмкинлек, сәламәтлек булганда эшлибез аны! «Әлмәт таңнары»нда «Кем ул гади идән юучы?» дигән мәкалә уйланырга мәҗбүр итте. Чыннан да, хезмәтебез никадәрле кирәкле, мөһим икән бит! Чисталык һәммә җирдә дә, бар кешегә дә кирәк! Чиста булганда хәтта бу турыда уйланмыйбыз да, ә менә пычрак була икән, бу шунда ук күренә.

Венера Фазыйлова, 69 яшь 
Дистә ел буе идән юам. Җитәкчелек, хезмәт-тәшләрем яхшы минем. Бу кайсы гына эштә дә бик мөһим! Янәшәдә аңлаучы, яхшы күңелле кешеләр булганда эшләве дә рәхәт. Нинди генә эш булуына карамастан. Эшкә барасы килеп барасың, эштән соң өйгә ашыгып, ашкынып кайтасың икән, шуннан да рәхәте юк инде! 
Эштә үземне хөрмәт иткәннәрен тою миңа тагын да тырышып эшләргә көч бирә. Бер дә зарланмыйм, эшемне яратып башкарам. 

Зөһрә Әхмәдишина, 65 яшь
Балаларыма ипотека түләргә булышыйм дип идән юарга урнаштым.  Төрле учреждениеләрдә башкарырга туры килде бу эшне. Кемдер урынына вакытлыча эшләп торган чаклар да булды. Идән юучыга төрле мөнәсәбәт яшәп килә. Аллага шөкер, күпчелек кеше аңлый хезмәтебезнең катлаулылыгын да, мөһимлеген дә. Идән юучы булырга теләүчеләр шактый икән. Кайберәүләр төп эш урыныннан тыш идән юарга урнаша. 
Арада яшьләр дә, өлкәнрәк буын вәкилләре дә бар. Аңлашып, бер коллектив булып эшләгәндә рәхәт.  

Роза Гарипова, 52 яшь
Хәерле көн, «Әлмәт таңнары» газетасы хезмәткәрләре! Газетада басылган «Кем ул гади идән юучы?» дигән язма өчен, безнең хезмәтне күрә белгән өчен зур рәхмәт. Шундый мәзәк тә бар бит, директор эшкә килмәгән, аны белүче дә юк. Ә беркөнне җыештыручы эшкә чыкмаган, ишек төбеннән пычрак, барысы да зарлана икән. Чиста булганда шулай тиеш дип уйлыйбыз, пычракны тиз күрәбез шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса