Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге гамәл - эш белән

Габдрахманда «Туган авылым» Хәйрия фонды булышлыгы белән авыл халкына эретеп ябыштыру эшләрендә ярдәм оештырылган.

Авылның матурлыгы, күркәм кешеләре, башкарылган эшләр турында газета укучыларыбызга гел җиткереп торабыз. Габдрахманда халыкка хезмәт күрсәтүче тагын бер «нокта» барлыкка килде. Элеккеге котельный бинасын яңартып төзекләндергәннән соң, авылга һәм авыл халкына эретеп ябыштыру, слесарьлык хезмәтләре күрсәтелә башлады.
Хәзерге заман үз таләбен куя. Каралты-кура, капка-койма, йорт кирәк-яраклары - һәммәсе дә металл конструкцияләрдән эшләнә. Без килгәндә Наил әфәнде Шәрипов авыл үзәгенә куеласы реклама щитлары өчен бастыру җайланмалары эшләп бетереп килә иде. Чөнки авылдагы социаль объектларга куелган һәм куеласы бик күп конструкцияләр алар аша уза. Бер кырыйда инде әзер сейф тора. Монысы да егетләр эше.

- Быелгы җәйдән эш-ли башлады әлеге «нокта». Үзем мин белгечлегем буенча эретеп ябыштыручы. Барлык эшләрне бригадирыбыз Азат абый Насыйбуллин белән сөйләшеп, киңәшеп башкарабыз. Биредә тагын ике егет - Ирек белән Әнәс абый эшли. Төп эшебез инде авыл өчен. Ашханә өчен өстәлләр, утыргычлар эшләдек. Мәчет өчен киштәләр, аяк киеме кую урыннарын да безнең егетләр эшләде. Безгә авылдашлар да, тирә-як авыллардан да мөрәҗәгать итәләр. Тайсуган, Нәдер, Кәшер, Карабаш авылларына чыгып эшлибез. Җәйләрен койма-капкалар ясыйбыз. Беседкаларга, теплицаларга заказ бирәләр. Ачылып эшли башлаганнан бирле бервакытта да эшсез торган юк, - ди Наил Шәрипов. 

Егетләр күбрәк зур объектлар алып, зур күләмле эшләр башкаралар. Нигездә авылны матурлау, уңайлык тудыру өчен хезмәт итәләр. Бушрак вакытларында мангаллар, ит, балык ыслау җайланмалары кебек ваграк әйберләр дә эшлиләр. Материаллар егетләрнең үзләренеке. Бу бик уңайлы. Үзең техника юнәтеп материаллар артыннан йөргәнче дә күпме вакыт китә бит әле. Әлбәттә, заказ бирүчеләрнең үз материаллары белән эшләгән вакытлары да була икән. Заказчы материалын, тиешле размерларын калдыра да, егетләр бер дигән итеп эшләп бирәләр. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган «Туган авылым» Хәйрия фондының да, бергә эшләгән хезмәт-тәшләрнең дә, Габдрахман авылыныкылар дигән исемгә дә тап тө-шерергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса