Заманча үзгәрешләр дәвам итә
Агымдагы елның соңгы ае матур хәбәрләр белән тулылана тора
Шәһәр урамнарының начар яктыртылуын, ә кайбер урамнарның чамадан тыш караңгы булуын газетабызда еш күтәреп чыга идек.
Күз йомып калып булмый, әлеге проблема чыннан да көнүзәк иде. Ниһаять, мәсьәлә, ел азагында булса да, уңай чишелеш тапты дияргә була - шушы көннәрдә район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәттә заманча ут-диодлы яктырткычлар урнаштыру башланып китүе турында хәбәр җиткерде. 6,5 мең LED-лампалар калабызның 38 урамын, шул исәптән шәхси секторны да яктыртып торачагы билгеле булды. Искергән лампаларны яңаларына алыштыру киләсе елда да дәвам итәчәк. Авыл халкы исә андый гозерне күтәрми. Димәк, кич белән авыл урамнары бик якты, күрәсең.
Әлмәтлеләрнең сәламәтлеген кайгыртуны күздә тотып узган елда төзелә башлаган тагын бер яңа социаль объект - үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика корпусы ишекләрен ачарга әзерләнә.
Биредә хәзерге вакытта медицина җиһазларын тоташтыру өчен түшәмнәр һәм розеткалар монтажлау буенча эш алып баралар. Корпусның әзерлек күрсәткече - 99 проценттан артык. Гомумән, соңгы елларда районда халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләренең төзеклегенә, клиент-хезмәткәр мөгамә-ләсенә зур игътибар бирелә башлады. Шулай да хастаханә-дәваханәләрдә пациентларга карата булган җылы мөнәсәбәт һәм медицина ярдәме сыйфатының өстендә эшлисе дә эшлисе әле. Заманча ремонт ясалган, тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән эш урыны табибларны да ягымлырак итәр дип ышанып каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа