Әлмәт районы авылында 71,6 млн сумга мәктәп спорт залы төзеләчәк
Эшкә 71,6 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк.
ТР Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында урта мәктәп өчен спорт залы төзеләчәк. Эшкә 71,6 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Төзелеш, җылыту, вентиляция системалары һәм су белән тәэмин итү челтәрләре, электр, янгын сигнализациясе, янәшәдәге территорияне төзекләндерүдән тыш, бу акчага спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алыначак.
Заказчы булып ТР Главстрой тора. Подрядчы 13 декабрьдә билгеләнәчәк. Контрактны үтәү вакыты 2025 елның 15 гыйнварында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа