Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында хәрбигә мемориаль такта ачылды

14 ноябрьдә Ямаш авыл җирлегендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган рядовой Алексей Комбаровка мемориаль такта ачылды.

Алексей Комбаров рядовой, Үзәк хәрби округының 2 нче гвардия гомуми гаскәр армиясенең 30 нчы аерым мотоукчы бригадасының матди тәэмин итү ротасының автомобиль взводы йөртүчесе. Алексей 1984 елның 13 июнендә Әлмәт районында, Ямаш авылында туган. Ямаш мәктәбен, аннары училищены тәмамлый. 2014 елда контракт буенча хезмәт итәргә китә. 2022 елның 14 сентябрендә хәрби хезмәт үтү өчен Үзәк хәрби округ тарафыннан чакырыла. 2022 елның 6 ноябрендә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак була. Алексей Комбаров үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.

«Алексей Комбаров хезмәт барышында батырлык  күрсәтте. Ул үз гомерен Ватанга фидакарь хезмәт итүгә багышлады һәм соңгы көнгә кадәр хәрби антына тугры калды», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса