Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Социаль ипотека» дәүләт программасы буенча тугыз катлы йорт төзелде

Бина Автомобильчеләр урамында урнашкан.

Әлмәттә «Социаль ипотека» дәүләт программасы буенча тугыз катлы йорт төзелде. Объект Автомобильчеләр урамында урнашкан һәм хәзер файдалануга тапшыру өчен йомгаклау тикшерүе уза. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Төзелеш 2022 елның гыйнварында ук башланган. Йортта 279 фатир урнашкан, шуларның 14е бер бүлмәле, 153е ике бүлмәле һәм 112е өч бүлмәле. Инфраструктура ишегалды территориясе автомобильләр керми торган итеп көйләнгән. Йорт ишегалдында балалар мәйданчыклары, шулай ук тыныч ял итү зонасы урнашкан.

Быел, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, социаль ипотека йортлары төзелеше 91% ка тәмамланган.


Фото: ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса