Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Горький» мәдәният сараен реконструкцияләү ахырына якынлаша

Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бинада төзелеш эшләре 75% ка башкарылган.

Тиздән элеккеге «Горький» мәдәният сарае яңарып, яңа исем алачак – «Фабрика» яшьләр үзәге. Анда төрле яшьтәге кешеләр ял итсен өчен күп функцияле киңлек урнаштырылачак.

- Объект бик кызыклы һәм эчтәлекле булачак. Аның мәйданы, әлбәттә, шактый зур. Ләкин без һәр квадрат метрны максималь нәтиҗәлелек белән кулланырга тырышабыз, – дип хәбәр итте район башлыгы Тимур Нагуманов.

Бинада фото - һәм тавыш яздыру студиясе, хореография залы, лекторий, коворкинг урнаштырылачак. Кунаклар өчен кафе эшләячәк. Компьютер зонасы да булачак: киберспортчылар өчен ике кат бүлеп бирелгән. Әлмәт яшьләр идарәсе начальнигы Илнур Фәсхетдинов сүзләренчә, анда командада да, ялгыз да уйнарга мөмкин булачак. Мәсәлән, үзәктә төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашу өчен команда әзерләргә җыеналар.

Ә үзәге Black box (Блэк бокс) зур киң максатлы зал булачак. Анда концертлар, театр тамашалары, дискотекалар һәм фильмнар карау оештырырга мөмкин булачак. Башкалардан тыш, "Фабрика" да кием дизайнерлары өчен остаханәләр бүлеп бирергә планлаштыралар.

«Горький» мәдәният сараен реконструкцияләү узган елдан алып барыла. Бинаның үткәнен аның фасады хәтерләтәчәк: бинаның тарихи кыяфәтен бик нык үзгәртмәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса