Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Әлеге очрашу 12 нчесе булды.

Әлмәттә «Нур» психологик ярдәм үзәгендә махсус операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр  белән очрашу узды.

Хакимият вәкилләре өчен һәр шундый очрашу — хәрбиләрнең актуаль сораулары турында белү,  ярдәм турында кире элемтә ишетү, сугышчыларның һәм аларның гаиләләренең көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеге.

Чәй эчкәндә хәрбиләр үзләрен кызыксындырган сораулар бирәләр, шуларның берсе ташламалар һәм субсидияләр алу буенча була. Шулай ук 1 декабрьгә кадәр салымнар түләү турында тема күтәрелде. Махсус операциядә катнашучылар ташламага ия, ягъни транспорт салымы түләмиләр. Шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгы булган һәр хәрби хезмәткәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташламалар ала.

"Күбрәк белер өчен һәм җентекле мәгълүмат алыр өчен, шәһәребезнең хәрби комиссариатына, "Ватанны саклаучылар" фонды координаторларына яки "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" штабы волонтерларына мөрәҗәгать итәргә кирәк", — дип аңлатты район башлыгы Тимур Нагуманов.

Очрашуда яңгыраган тагын бер сорау-операциядән соң сугышчыларның берсен тулысынча һәм сыйфатлы реабилитацияләү. Бу момент шунда ук хәл ителде-дүшәмбе көнне фонд координаторы озатуында хәрби хезмәткәр Әлмәт районына беркетелгән реабилитация үзәгенә барачак.

Тагын берничә проблема эшкә алынды һәм урында хәл ителде.  "Тизрәк исән — сау кайтуыбызны көтәбез", - диде муниципаль берәмлек җитәкчесе.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса