Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне Әлмәт районының медицина учреждениеләренә алып баралар

Моны «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге башкара.

Әлмәтнең "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны Әлмәт муниципаль районының медицина учреждениеләренә алып бару дәвам итә.

9 октябрьгә 1736 кеше медицина учреждениеләренә барып кайткан. Шуларның 1406сы диспансерлаштыруга. Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, бигрәк тә аз хәрәкәтләнүчеләр, диспансерлаштыру, вакцинация, профилактик медицина тикшерүләре узу, кирәкле анализлар тапшыру һәм квалификацияле медицина ярдәме һәм консультация алу мөмкинлегенә шат, дип хәбәр итә "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге.

 

 

 

Фото: "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса