Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Масксети» штабы волонтерлары өчен бушлай юл йөрү билетлары бирәчәкләр

Штабта ирекле нигездә 30дан артык кеше эшли.

Татарстанның Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов махсус операция зонасында сугышчылар өчен челтәрләр үрү белән шөгыльләнүче «Масксети» штабы волонтерлары өчен бушлай проезднойлар бүлеп бирәчәк. 

Штабта ирекле нигездә 30дан артык кеше эшли. Волонтерлар бүгенге көндә 600дән артык маскировка челтәре, төрле вариацияләрдә 200гә якын костюм, 240тан артык нашлемниклар, шулай ук 220 носилка ясаганнар. Бу әйберләрнең барысы да көн саен фронтта кирәк һәм аларны кибеттән сатып алынган әйберләр белән алыштырып булмый.

Штаб волонтерларыннан берничә үтенеч килә, алар арасында барлык катнашучыларны бушлай юл йөрү билетлары белән тәэмин итү дә бар. Тимур Нагуманов тиешле боерык бирде, һәмалар якын арада тапшырылачак.

"Сез бик күп көч һәм вакыт таләп итә торган һәм безнең сугышчылар өчен бик кирәкле зур эш башкарасыз. Хезмәтегез һәм игелекле йөрәгегез өчен рәхмәт!"- дип рәхмәт белдерде штаб волонтерларына Әлмәт муниципаль районы башлыгы.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса