Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ил язмышы - ир кулында

17 октябрь көнне Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә теләктәшлек күрсәтү максатыннан «ВСЕ СВОИ» патриотик марафоны узды.

Күкләр аяз, илләр имин булсын өчен аны саклый да белергә кирәк.

Чара барышында халыкка махсус хәрби операция һәм контракт буенча хезмәт, социаль ярдәм турында актуаль мәгълүмат җиткерелде, СВО геройлары тарихы яктыртылды. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү, махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтү турында да сүз алып барылды. 

Телемарафонда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, артистлар, шулай ук хәрби хезмәт ветераннары һәм гаиләләре, волонтерлар һәм хәрби хезмәткә контракт төзергә теләүчеләр катнашты. 

Киңкүләмле әлеге чарага әлмәтлеләр дә теләп кушылды. Төп чаралар калабыз-ның Яшьләр үзәге каршындагы мәйданда узды. Аның биредә узуы аеруча әһәмияткә ия, чөнки нәкъ менә Яшьләр үзәге бинасында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлар штабы эшләп килә. Штаб үзенең эшчәнлеген узган елның сентябреннән бирле алып бара. Әлмәтлеләрнең ярдәме һәм штаб волонтерларының тырышлыгы белән махсус хәрби операция зонасына инде 6 тонналап гуманитар йөк озатылды. 

Илебез иминлеген сакларга киткән якташларыбызга ярдәм хәстәрләп озату эше бүген дә бик актив дәвам итә. Волонтерларның күбесе студентлар һәм укучылар булуын исәпкә алып, шәһәркүләм патриотик чараларга да күбрәк яшьләр җәлеп ителде. Алар өчен төрле эчтәлектәге чаралар оештырылды. 

Чараның төп максаты булып үсеп килүче буында патриотизм һәм гражданлык хисләрен пропагандалау торды. 
Студентлар һәм укучылар Калашников автоматын сүтеп җыйдылар, химик зарарланудан саклаучы махсус киемнәрне киеп салу күнекмәләренә һәм манекенда беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнделәр. Махсус хәрби палатка эчендә төз ату буенча күнекмәләрен дә сынап карадылар. ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге дә тудырылды. «Мобиль пункт» хезмәткәрләре контракт буенча хезмәт турында халыкка аңлатмалар бирделәр, бук-летлар тараттылар. 

- Мобиль пункт халыкка контракт буенча хезмәт турындагы сорауларга җавап бирүдә ярдәм күрсәтә. Безне әлмәтлеләр «Панорама» янында, Нефтьчеләр урамындагы сәүдә үзәгендә бик еш күрә алалар. Бүгенге патриотик марафонда яшүсмерләр өчен бик күп патриотик нокталар, мастер-класслар оештырылды. Әлмәт яшьләре һәрвакыт актив һәм барлык чараларда да теләп катнашалар, - диде «Патриот» үзәге хезмәткәре Әлфия Әхмәтвәлиева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса