Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә икенче ел «Страйкфест» яшьләр форумы уза

Икенче ел инде Республика Яшьләр министрлыгы гранты ярдәмендә «Страйкфест» форумы Әлмәттә уза.

150 катнашучы 2,5 көн эчендә лидерлык сыйфатларын ача һәм үз осталыкларын үстерә алды.

Форумның «Страйкфест 2.0» программасы бай: 9 команда тренингларда, воркшопларда, мастер-классларда, квизда катнашкан. Күңел ачу программасы, әлбәттә, бу форумның аерылгысыз өлеше булды. Яшьләр үзләренең индивидуальлеге, ачыклыгы һәм иҗаты өчен баллар алдылар. Бер-берсе белән таныштылар, яңа дуслар таптылар һәм үз идеяләрен район администрациясе вәкилләре алдында тәкъдим итү мөмкинлегеннән файдаландылар.

Форумның төп якты өлеше Татарстан Республикасы яшьләр министры Ринат Садыйков белән очрашу булды. Яшьләр карьерасында ничек уңышларга ирешү турында күбрәк белә алдылар, шулай ук Ринат Наил улына үз сорауларын бирә алдылар.

"Мондый диалоглар һәм очрашулар бик мөһим һәм кирәк. Алар төрле карашлары булган яшьләрне шәһәр, республика һәм гомумән ил үсеше процессына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, ә иң мөһиме - тыңларга, ишетергә һәм яшьләрнең соравына хөрмәт белән карарга өйрәтә", - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.

"Страйкфест 2.0" форумы Әлмәт муниципаль учреждениеләрендә үзләренең лидерлык сыйфатларын күрсәткән яшүсмерләргә практика узу мөмкинлеге бирә.

 

 

Фото: Әлмәт балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса