Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Караклыкта безгә тиңнәр юк

Коррупция буенча Әлмәт чираттагы «уңышы»белән дан казанды. «Байда дурак күп була, байлык белән беленми» дигән мәкаль бар татар халкында.

Бу очракта «карак күп була» дип төзәтсәң дә урынлы булыр кебек. Интернетта чыккан язмаларның, хәбәрләрнең барысы да дөрес түгеллеге берәүгә дә сер түгел. Ә менә Татарстан Республикасының дәүләт каналы булган ТЯГ-ТНВда «Коррупция буенча Әлмәт иң беренче урында тора» дип сөйләгәч, саннар һәм фактлар белән дәлилләгәч һәм аңа шәһәр башлыгының яңа гына билгеләнгән хокук мәсьәләләре буенча урынбасары Дамир Яфизов үзе җавап биргәч, ышанмый мөмкин түгел. Шуны да әйтергә кирәк, яңа урындагы эше бер дә күңелле әйбердән башланып китмәде. Әле бит аны халыкка дүшәмбе көнне генә тәкъдим иткәннәр иде. Тик шунысы кызык, караклык инде 2020 елларда, урынбасар шәһәр прокуроры булып эшләгәндә үк башланган. Бу бер көнлек кенә эш түгел. Онытылып калган телефонны яки сөт комбинатыннан бер пакет сөт алып чыгу гына да түгел. Монда бит сүз миллионнар турында бара. Бу бит халыкны акыртып талау. Гади халыкның тиенләп эшләп алган акчалары, аларның түләгән салымнары, балалар, солдатлар өчен бирелгән, җыелган акчалар. Әллә кырыйда шәм тотып тордыңмы, дияр кемдер. Юк, ләкин бит бу эшләрнең һәркайсын хокук органнары тикшерә. Болай булмый бит инде, җәмәгать, оят белергә кирәк. Мәктәп укытучысы, табиб кебек һөнәр ияләре азрак ачык кием белән рәсемгә төшсәләр яки ярамаган сүз әйтсәләр, аларны «оят тактасы»на кадаклап, әйе, кадаклап, дөньяга кычкыралар. Имеш, андый һөнәр иясе алай булырга тиеш түгел, эшләмәсен. Ә шәһәрнең кыл уртасында урнашкан бинада кемнәрдер караклык белән шөгыльләнәме? 

Туярга вакыт бит инде. Нәрсә бу, эт өрә тора, бүре йөри тора буламы? Гади халык та бүген надан түгел. Тик йөзгә бәреп әйтергә хокукы юк, төкерергә тәрбиясе мөмкинлек бирми. Бик күбесенә «стильный» костюм кидереп, кулына папка тоттырсаң, синнән-миннән яхшырак түрә чыга. Тиешле вакытта, тиешле урында 
булмаулары гына моңа киртә булырга мөмкин. Я булмаса фамилияң туры килми, яки әтиең, әниеңнең дусты, туганың үз  вакытында ишекнең теге ягында калган. Шул гына.

Коррупциягә каршы көрәшүче бүлек тә бар бугай әле. Урлагач-урлагач үзеңнән байны тала инде син. Шундыйлар белән уйна коррупциягә каршы тору уенын. Кемнедер балалар ризыгы кызыктыра, икенчеләре сугыштагы егетләргә җыйган сумнарда җылына, инде хәзер кыш буе юлларны боздан арындыруга киткән «алтын ком бөртеге»нә кулын тыкканнар. Әгәр дә кемдер, әле хөкем карары чыкмаган, дип әйтә икән, ул бәлки чыкмас та. Чөнки халык дөреслек буласына күптән ышанычын югалтты.

Халык шагыйре Клара Булатованың «Урлыйлар - тотылалар, бирәләр - котылалар» дигән шигъри юллары бар. Ул белми язмас. Шагыйрә бит халыкныкы. Аларның ниләр эшләгәнен халык белгәнне түрәләр дә белеп торсыннар.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса