Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәхәббәттән татлы җимеш

Китап авыр чакта юаныч, борчуыңны бүлешүче, шатлыкта куанычыңны арттыручы.

Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер дип юкка гына әйтмиләр. Укучылар мәктәптә, студентлар башка уку йортларында булса, аларга ияреп калганнар да уку чорына күчә. Көннәр көзгә авышкач, җылы өйдә рәхәтләнеп бер яхшы китап уку җан рәхәте.

«Казан утлары» китапха-нәсеннән егерме икенче китап булып Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың «Мәхәб-бәттән татлы җимеш» исемле повесте дөнья күрде. Әсәрдә гомерләре командировкаларда, офисларда узган бүгенге заман кешеләренең язмышы сурәтләнгән. Хисләр бит заманга карамый, адәм баласы шулай ук ярата, гаилә турында хыяллана, кызып китә, я сабырлыгы белән бәхетен саклап кала.

«Мәчет ихатасы янында башына ап-ак яулык бөркәнгән Зилияне күргәч, ирнең күңел кыллары тартылып куйды. Карашлары белән күккә бакты ул, беренче тапкыр Аллаһыдан үзе өчен бәхет сорыйсы килде. Мәчет манарасын күздән кичерде, менә шушы яңа туган ай кисәгедәй кечкенә генә өмете булса икән... Яшен тизлегендә мең йозакка бикләнгән йө-рәгеннән иреккә омтылган теләкләренең тирән мәгънәсен үзе дә аңлап җиткермәде».

Әлеге китапны укучылар үзләренә таныш язмышларның шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән очрашмый калмаслар.

 

Китапны түбәндәге адрес буенча сатып алырга мөмкин:  Әлмәт шәһәре, Пушкин урамы, 64 нче йорт.
Тел.: 44-05-88.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса