Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ил тарихында данлы-шанлы бәйрәм

Республика тарихында гына түгел, ил тарихында мөһим урын тоткан, исеме бөтен дөньяга таралган татар нефте быел үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә.

2 сентябрь көнне шәһәребездә бу уңайдан зур бәйрәм узды. Тантана тагын бер тарихи вакыйга - Әлмәтнең 70 еллык юбилее белән дә тәңгәл килде.

Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов, район башлыгы Тимур Нагуманов, нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча Рәис ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, республика министрлык-лары һәм ведомстволары вәкилләре, нефть тармагы ветераннары һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

 

Рөстәм Миңнеханов үзенең эш сәфәрен мәгариф учреждениеләрендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышудан башлап җибәрде. Татарстан Республикасы Рәисе инженерлык лицее бинасында ачылган креатив индустрияләр мәктәбен, Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназияне, М.К. Таһиров исемендәге 1 нче лицейны карады.

Нефтьчеләр көненә багышланган тантаналы чаралар традиция буенча калабызның үзәгендә - Ленин мәйданында узды. «Казанышлар энергиясе» дип аталган бәйрәм программасы чын мәгънәсендә грандиоз шоу форматында оештырылып, нефть тармагының барлыкка килү тарихын Шөгер ятмасында эшләрнең башлануын, геологлар һәм бораулаучыларның авыр хезмәт шартларын ачык күрсәтүче театраль-ләштерелгән тамаша аша яктыртты. Шунысы куанычлы, быелгы программа аеруча күркәм милли төсмер алган иде. Татар җырлары, биюләре дә байтак булды. Меңнән артык чыгыш ясаучы арасында Әлмәт драма театры артистларыннан тыш, Чиләбе, Екатеринбург калаларыннан килгән акробатлар, һава гимнастлары һәм хәтта Юрий Никулин исемендәге цирк артистлары да бар иде. Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова белән Элвин Грейның да катнашуы әлмәтлеләрне куандырды. Керү чакыру билетлары буенча гына булса да, әлеге тормышчан тамашаны барлык әлмәтлеләр дә карый алды, чөнки аны җирле телекомпания турыдан-туры трансляцияләде.

Ленин урамы буйлап «Татнефть» җәмгыяте пред-приятиеләре вәкилләре парадында быел ике меңнән артык кеше катнашты.

Бәйрәм төрле сюрпризларга да бай булды. Мисал өчен, «Тольяттикаучук»та эшләүче Алексей исемле егет үзенең сөйгәне Мариягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Кыз, әлбәттә, «әйе» диде. Алдан уйланылган сюжет булса да, халык күңеленә бу бик тә хуш килде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та нефтьчеләргә җылы котлавын бүләк итте. Шушындый эчтәлекле, матур тамаша әзерләүчеләргә рәхмәт әйтте. Үзенең чыгышында ул нефть-газ сәнәгате проектларын гамәлгә ашыру бөтен Россия Федерациясенең фәнни-техник һәм сәнәгать потенциалын үстерүгә ярдәм итүен дә ассызыклап узды. Шушы комплекс хисабына федераль бюджетның 40% тан артыгы формалашуын да әйтеп узды.

- Бүген без шулай ук республиканың көньяк-көнчыгышындагы көчле индустриаль үзәк булган Әлмәтнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Шәһәр безнең күз алдында үзгәрә - ул яхшырак һәм яшәү өчен уңайлырак була бара. Кадерле нефтьчеләр, газчылар, ветераннар, шәһәр һәм район халкы! Хезмәтегез һәм республиканың һәм илнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез, - диде Татарстан Республикасы Рәисе. Рөстәм Миңнеханов нефть тармагының фидакарь хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре дә тапшырды.

Нефтьчеләр көнендә, елдагыча, һөнәри бәйге дә узды. Анда 340 лап яшь хезмәткәр үзара көч сынашты.

Гомумән, бәйрәм көнендә Әлмәт таңнан алып кичкә кадәр шау-гөр килеп торды. Дистәләгән мәйданчыкта зурлар өчен дә, балалар өчен дә күңел ачу чаралары оештырылды. Шәһәр паркы, Ленин һәм Нефтьчеләр мәйданнарындагы сәхнә-ләрдә татар эстрадасының мәшһүр җырчылары белән беррәттән Россия эстрадасы йолдызлары да чыгыш ясады. «Любэ», «Рондо», «Моя Мишель», Полина Гагарина - барысын да халык бик көтеп алды һәм бик яратып кабул итте, алкышларга күмде. Бәйрәм чаралары ун минутлык шаккатмалы салют белән тәмамланды.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса