Хезмәте мөһим һәм кирәкле
Ветеринар - иң борынгы һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе. Мал табиблары үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән терлекләр генә түгел, ә бөтен кешелек сәламәтлеге сагында торалар, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертәләр.
Җаваплы, гадел, төгәл, итагатьле - әлеге сыйфатлар барысы да Әлмәт ветеринария берләшмәсенең ветеринар-санитар экспертиза лабораториясе мөдире Алсу Габдрахман кызы Зариповага туры килә.
Үз эшенең остасы булган бу ханым күптән түгел «Татарстан Республикасының иң яхшы ветсанэксперты» республика бәйгесендә катнашып, өченче урынны яулап кайтты. Алсу ханым белән сөйләшеп алганнан соң, аның чыннан да үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкаруын аңладым. Чиксез матур табигатьле Чирмешән районының Бәркәтә авылында туып-үскән булып чыкты ул. Мәктәпне тәмамлагач, ветеринария институтына укырга кергән. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң «Победа» хуҗалыгында мал табибы булып хезмәт куйган. 1996 елны авылдан Әл-мәткә күченеп килгәннән соң районның иң эре һәм алдынгы хуҗалыкларыннан берсе булган Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә, аннан соң «ТАКПО»ның микробиологик лабораториясендә, соңыннан «Мясопродукт» җәмгыятендә эшли.
Кирәкле һәм чын мәгънәсендә талантлы белгечне кайда да югары бәялиләр һәм хөрмәт итәләр. 2002 елда Алсу ханымны Әлмәт ветеринария берләшмәсенә эшкә чакыралар. Биредә инде менә 21 ел дәвамында ул шәһәребезнең «Сәүдә ишегалды» («Торговый двор») каршында эшләп килүче ветеринар-санитар экспертиза лабораториясен җитәкли.
- Эшебез чыннан да бик җитди һәм бик җаваплы. Иртәнге биштә инде барыбыз да аяк өстендә. Базар территориясенә кергән барлык ит, казылык, сыр, балык һәм башка ризыклар безнең тикшерүдән башка сатуга чыкмый. Җиләк-җимешләрне радиация һәм нитратларга тикшерәбез. Шәхси хуҗалыклардан алып килгән сөткә аеруча игътибар зур. Туберкулёз, лейкоз булырга мөмкин бит, аңлыйсыздыр. Заманча «Меркурий» программасында документлар белән эшлибез. Медицина - кешене, ә ветеринария бөтен кешелекне дәвалый, диләр. Бу чыннан да хак әйтелгән сүзләр. Менә итне генә алыйк. Әлмәт базарына аны сигез районнан алып киләләр. Халык аны сатып алганда итнең куркынычсыз булуына һәм сәламәтлеккә зыян салмаячагына ышанып ала бит. Һәм бу чыннан да шулай. Әлмәт җирлегенә шикле азык-төлекне кертмәү, уяу булу - безнең төп бурыч, - дип үз эшенең нечкәлекләре белән таныштырып узды Алсу Зарипова.
Алсу ханым эштән буш вакытын табигатьтә уздырырга тырыша икән. Җиләк, гөмбәне бик яратып җыя, бакча эшләрен ярата. Шул бакчаларында йорт торгызып, тавыклар да үрчетә.
- Отпуск вакыты булганда туган авылым Бәркәтәгә әтием янына кайтырга тырышам. Әтиемә 93 яшь, сугыш ветераны ул. Табигатьне яратырга да, умартачылыкка да ул өйрәтте.
25 ләп умарта оябыз бар. Умарта тота башлау тарихы да бик кызык булды, аны сөйләми калдыра алмыйм, чөнки мин моны Ходай биргән бер могҗиза, бүләк дип атар идем.
1993 елның октябрь ае иде. Әти белән икәү урманга гөмбәгә киттек. Шулай агач төбеннән опята җыеп ятканда, төптән бал кортлары очып-очып чыга башладылар. Азрак актарып караган идем - анда бер күч корт. Ныклабрак карасам, кәрәзләре дә бар. Әти белән кортларны да җыеп алып кайттык, 20 литрлап тәмле баллы да булдык (көлә). Әйе, яшерен-батырын түгел, тормышта шатлыгын да, кайгысын да күрергә туры килде инде анысы. Ике ел элек тормыш иптәшем вафат булды. Ул да минем шикелле ветврач иде. Кызыбыз медицина юлын сайлады, косметолог. Санкт-Петербургта яши. Ул скрипкада да бик оста уйный. Болай барыбыз да иҗат яратабыз. Нәселебездә җырчылар, гармунчылар күп. Мин үзем баянда да уйныйм. Менә шулай, тырышып эшлибез, рәхәт итеп ял итәбез.
Әлмәт ветеринария бер-ләшмәсе коллективында бары тик фидакарьләр генә хезмәт куя дип әйтер идем. Җитәкчебез Реваль Рөстәм улы Мөхәммәтҗанов һәрберебезгә үсәргә, алдынгы тәҗрибә тупларга мөмкинлекләр таба. Бик рәхмәтле без аңа. Эшебезне дә күрә, бәяли белә. Бу да бик мөһим бит. Берләшмә хезмәткәрләренә һәм барлык коллегаларыма һөнәри бәйрәмебез уңаеннан исән-лек-саулык, бәхет теләп ка-лам. Имин, матур тормыш насыйп булсын барыбызга да, - дип изге теләкләрен юллады Алсу Зарипова.
Аның әйткәннәренә без дә кушылабыз һәм әлеге тармакта хезмәт куючыларны бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, җаваплы эшләрендә уңышлар телибез.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа