Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Мактамада «Родничок » яшьләр клубы ачылды

Клубта тхэквондо, армрестлинг, кикбоксинг секцияләре, шулай ук тренажер залы бар.

30 августта Татарстан Республикасы көнендә Түбән Мактамада «Родничок» яшьләр клубы ачылды. Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков катнашты. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Клуб бинасында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшьләр өчен лаеклы шартлар тудыру өчен капиталь ремонт үткәрелгән.

Клубның төп максаты-актив шәхес формалашуга һәм яшүсмернең физик үсешенә ярдәм итүче сыйфатлы ял оештыру. Моннан тыш, клуб яшьләрнең рухи-әхлакый үсеше өчен уңай шартлар тудыруга һәм аларның сәламәтлеген ныгыту аша потенциалын ачуга юнәлдерелгән.

"Родничок"та төрле яшьләрнең мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен төрле секцияләр каралган. Монда тхэквондо, армрестлинг, кикбоксинг дәресләрен сайларга мөмкин. Шулай ук клубта тренажер залы бар.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса