Әлмәттә Шакира Хаҗип кызы үзенең йөз еллыгын билгеләп үтте
Галиева Шакира Хаҗип кызы - безнең заманның чын герое-Бөек Ватан сугышы ветераны.
Авыр һәм куркыныч елларда ул үз Ватанына тугрылыгын исбатлый. Унсигез яшендә үз теләге белән Ватанны якларга китә. Аның батырлыгы, кыюлыгы һәм якты киләчәккә ышанычы чиксез хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек.
"Тирән рәхмәтемне һәм соклануымны белдерәсем килә. Шакира Хаҗип кызы көч, зирәклек һәм ныклык символы булып тора. Ул биш оныкның һәм биш оныкчыкның дәү әнисе. Аның тормыш тарихы аның зур гаиләсе һәм бөтен җәмгыять өчен чын илһам булып хезмәт итә",- дип яза район башлыгы Тимур Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа