Әлмәт балалар йортында чыгарылыш кичәсе узды
Әлмәт балалар йортында 9 сыйныфны тәмамлаган һәм махсус уку йортларында белем алуларын дәвам итәргә әзер булган 11 укучы өчен бу истәлекле мизгел булды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов балаларны әлеге мөһим вакыйга белән котлады. Үз мөрәҗәгатендә ул педагогларга рәхмәт белдерде һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу көн балалар өчен дә, педагоглар өчен дә мөһим.
Тимур Нагуманов чыгарылыш сыйныф укучыларының яңа тормышы элеккегә караганда бөтенләй башка булачак, дип ассызыклады. Ул бу балаларның яшьтәшләре юлыннан аерылып торган авыр юл үткәннәрен искәртте. Балалар йортында үткәргән вакыт эчендә алар белем генә түгел, ә үзара аңлашу, ярдәм һәм мәхәббәт тә таба алдылар.
"Бүген сез үз гомерегезнең елларын үткәргән туган йортыгыз бусагасын атлыйсыз. Алда сезне күп мөмкинлекләр һәм сынаулар көтә. Ләкин хәзер иң мөһиме — 10, 20, 30 елдан соң кем булырга теләвегезне билгеләү. Киләчәктә үзегезне күз алдыгызга китерегез һәм максатларыгызга ирешү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышыгыз", - дип теләде Тимур Нагуманов.
Котлауларга шулай ук «Татнефть» ААҖ профкомы рәисе урынбасары РифдарХамадьяров, «Татбурнефть» ИК ҖЧҖ директоры урынбасары Ринат Бадыков һәм 19 нчы мәктәп директоры Владимир Чумаков кушылды.
Чара ахырында Әлмәт балалар йорты директоры Нурзия Галәвиева үгет-нәсыйхәтләр җиткерде.
Балалар йортында укуларын тәмамлаган чыгарылыш укучыларына тормышта яңа этап үтәргә һәм яңа мохиттә үзләшергә туры киләчәк. Аларга үз хыялларына ирешүләрен һәм Ватаныбызның горурлыгы булу өчен кыюлык, нык тырышлык һәм үз көчләренә ышаныч телибез, дип яза Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа