Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа билгеләнү турында игълан иттеләр

Кадрлар үзгәрешләре турында атналык планерка вакытында хәбәр иттеләр.

Зөһрә Курмакаева Әлмәт муниципаль районы башлыгының штаттан тыш нигездә ярдәмчесе, Әлмәт районында балалар һәм яшьләрнең Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсенең район кураторы булды. Мондый мәгълүматны иртәнге атналык планерка вакытында АМР башлыгы Тимур Нагуманов җиткерде.

Зөһрә Курмакаева 1984 елның 22 октябрендә туган. Мәскәү өлкә дәүләт университетын тәмамлый, "Физик культура" юнәлеше, укытучы белгечлеге (2006); ТИСБИ — Мәгарифтә мнеджмент  (2022).

Билгеләнүгә кадәр Зөһрә Курмакаева Әлмәт районында «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсенең баш белгече вазифасын башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса