Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә песиле кафе ачылды

Шәһәрдә гадәти булмаган кафе эшли башлады.

Әлмәттә мәчеләр белән аралашу өчен кафе барлыкка килде. Барлык хайваннар да әле күптән түгел генә урамда яшәгәннәр һәм волонтерлар тарафыннан коткарылганнар. Алар дәвалау һәм реабилитация курсларын үткәннәр. Ветеринария табиблары мәчеләргә барлык төп прививкаларны куйдылар. Аларның бишесе инде хуҗаларын да тапкан.

Монда 5 мәче яши. Аларны урамнан алып, волонтерлар коткарган.

"Мәчеләр «Путь домой» фондыннан. Алар барысы да паспортлар белән, барысына да прививка ясалган, стерильләштерелгән, вакцинацияләнгән", — дип сөйли «Котокафе»х уҗасы Чулпан Латыпова.

«Котокафе» ның үзенчәлеге шунда ки, анда барысы да мәчеләр өчен. Дизайнны тулысынча Чулпан үзе уйлап тапкан. Ул хайваннарга уңайлы булсын өчен тырыша.

"Котокафе" хайваннарны һәм потенциаль хуҗаларны таныштыру өчен төзелгән. Килүчеләр мәче сайлый ала һәм бөтенләй бушлай өйгә алып кайтып китәргә мөмкин.

Әгәр аның кандидатурасын волонтерлар расласа.

"Безнең волонтерлар белән элемтәгә керергә кирәк. Әңгәмә үткәрәбез, әгәр дә безнең волонтерларга барысы да ошый икән, аларны тыныч кына үз өйләренә алып кайтырга мөмкиннәр", — дип билгеләп үтте Чулпан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса