Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куркынычсыз каникуллар

Көтелгән җәйге каникуллар башлану белән, балаларда буш вакыт күбрәк барлыкка килә, ә бу әти-әниләр өчен артык мәшәкатьләр өсти.

Тирә-юньдәге бөтен яңалыкны белү теләге белән янып, энергияләре ташып торган балалар еш кына өйдә дә, урамда да үзләренә янаган куркынычлар турында күз алдына да китермиләр. Мәсәлән, электр тогы белән зарарлану куркынычы хакында.

Нәкъ менә балалар арасында электр травматизмын профилактикалау максатларында ел саен Әлмәт электр челтәре хезмәткәрләре «Куркынычсыз каникуллар» акциясе үткәрәләр. Аның максаты - балаларда электр җайланмалары янында үз-үзләрен куркынычсыз тотуга бәйле күнекмәләрне җайлаштыру һәм ныгыту.

Акция барышында безнең предприятие хезмәткәрләре викторина, табышмак-конкурслар һәм сәхнәләштерелгән уен рәвешендә балаларны электр җайланмалары янында үз-үзләрен тоту кагыйдә-ләренә, электр тогы суккан очракта беренче ярдәм күрсәтү күнек-мәләренә өйрәтәләр.

Без шулай ук ата-аналарга балалар белән көнкүрештә һәм урамда электр куркынычсызлыгы буенча төп кагыйдәләр турында әңгәмә үткәрергә киңәш итәбез. Шуны истә тотыгыз: мондый профилактик әңгәмәләр беркайчан да артык булмаячак.

36 һәм аннан югарырак вольттагы электр тогы кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Ә йортларда һәм урамда безне 220 вольттан да ким булмаган көчәнештәге чыбыклар һәм электр җиһазлары чолгап алган.

Балаларга белергә кирәк булган кайбер кагыйдәләрне атыйбыз:

Өйдә:

l көчле электр приборлары корпусына юеш куллар белән кагылмагыз. Дымлы бинада урнашкан приборлар белән сак булыгыз;

l «очкыннар» чыгаручы яисә артык кыза торган электр приборларын кичекмәстән сүндерегез, яки розеткадан тартып алыгыз. Әгәр сәбәп розеткада, я чыбык-ларда икән, тиз арада өлкәннәргә хәбәр итегез. Үзлегегездән чаралар күрергә тырышмагыз;

l электр приборларын үзегез тикшермәгез, эчен ачмагыз. Исегездә тотыгыз: электр приборларын ремонтлау бары тик махсуслаштырылган остаханәләр вәкилләре тарафыннан башкарылырга тиеш.

Подъездларда һәм урамда:

lбаскыч мәйданчыкларында һәм йортларның подъездларында урнашкан электр щитларын ачмагыз. Бу гамәлләр, барыннан да элек, сезнең тормышыгызны куркыныч астына куя һәм сезнең йортта яшәүчеләрне электр энергиясеннән мәхрүм калдырырга мөмкин;

l эшләүче электр трансформатор подстанцияләренә якын килмәгез - җиһазлар биредә 6000 һәм аннан югарырак вольт көчәнеш астында урнашканнар. Шулай ук йортларның коммуникацияләр уза торган техник подвалларына керү дә куркыныч тудыра;

lэлектрүткәргечләрнең һава линияләре янында уйнамагыз, чыбыкларга нәрсә дә булса ыргытмагыз, шулай ук электр тапшыру линияләренең (ЛЭП) терәк баганаларына кагылмагыз һәм аларга менәргә тырышмагыз. Сак зонасы, ягъни безнең очракта чит кешегә керергә ярамаган территория электр тапшыру линиясенең киеренкелек классына бәйле рәвештә тирбәлә һәм аның күпме булуы терәк баганаларга беркетелгән махсус табличкаларда күрсәтелгән;

lасылынып торган чыбыкларга кагылмагыз. Җирдә яткан чыбыкларга 8 метрдан да якынрак килмәгез, бигрәк тә дымлы һава торышы булганда.

Исегездә тотыгыз:

өзелгән электрүткәргечнең җир белән тоташкан урыныннан 8 метр-дан да якынрак тору сезнең тормышка куркыныч тудыра! Әгәр дә сез электрүткәргечнең җирдә яткан урыныннан якын арада икәнсез, хәвеф урыныннан сикереп (берьюлы ике аякта) китегез яки аяк табаннары белән җирдән аерылмыйча һәм аяк табаннары арасында аралык тудырмыйча гына шудырып барырга кирәк.

Күргәннәрегез хакында кичекмәстән өлкәннәргә хәбәр
итегез! Электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Үзегезне
саклагыз!

Әлмәт электр челтәре администрациясе
Реклама хокукында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса