Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

5 ай эчендә Әлмәттә 757 бала туган

Яңа туган балалар арасында 10 пар игезәкләр.

Әлмәттә 5 ай эчендә 757 бала тууы теркәлгән, шуларның 10 пары игезәкләр. Мондый статистика белән район башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә уртаклаштылар.

Малайлар күбрәк туган-аларның саны 399. Яңа туган кызларның гомуми саны 358.

Шулай ук биш ай эчендә Әлмәт ЗАГСында 311 пар өйләнешкән.

2023 ел башыннан 68 кеше фамилия, исем, ата исемен үзгәртү мәсьәләсе буенча идарәгә мөрәҗәгать иткән. 956 үлем акты төзелгән, бу узган елның шул ук чорына караганда бишкә кимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса