Әлеге вакыйга урынында Әлмәт прокуроры урынбасары Илнур Габдурахманов булды.
Күзәтчелек ведомствосы профильле белгечләр белән берлектә вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак.
Нигезләр булганда прокурор реакциясе чаралары күреләчәк.
"ИК-8 сәнәгать өлешендә янгын чыгуны күзәтәбез, район башлыгы Тимур Нагуманов кушуы буенча башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов урынга чыкты. Учреждение җитәкчелеге белән элемтәдә. Барлык ашыгыч хезмәтләр дә урында",-дип хәбәр иттеләр район башлыгы матбугат хезмәтендә.
25 май көнне кич Әлмәттә ИК-8 ягыннан куе төтен һәм ялкын күрделәр. Видео шунда ук социаль челтәрләрдә тарала башлады.
Фото: ТР прокуратурасы телеграм каналы