«Беренчеләр хәрәкәте» эшли башлады
12 апрельдә Әлмәттә балалар һәм яшүсмерләр оешмасын ачу тантанасы булды.
Балалар һәм яшүсмерләрнең яңа Бөтенроссия хәрәкәте 2022 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән барлыкка килгән.
Хәтерегездә булса, гыйнвар азагында «Берен-челәр хәрәкәте»нең республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов Әлмәткә килеп, гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә өлкән сыйныф укучылары активы белән очрашулар уздырган иде. Анда катнашкан район башлыгы Тимур Нагуманов үз чыгышында яшьләрдән конструктив тәкъдимнәр һәм яңа идеяләр көтүләрен ассызыклады һәм яңа хәрәкәтнең үсеш векторы күп яктан аларның активлыгына бәйле булуын билгеләп үтте.
Һәм менә ул көн килеп җитте. Кирәкле документлар имзаланган, димәк, оешма Әлмәттә үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә ала. Хәрәкәтне ачу тантанасы махсус рәвештә кешенең космоска тәүге очышы көненә туры китерелгән.
«Беренчеләр хәрәкәте» узган гасыр урталарында туган балалар хәтерендә якты сәхифә булып сакланган пионерия хәрәкәтенә альтернатива буларак оештырылган. Пионерлар зур горурлык белән таккан кызыл галстукны хәзер кызыл беретлар һәм футболкалар алыштыра.
Бөтенроссия күләмендәге оешма буларак, әлеге хәрәкәт бөтен ил балаларын уртак идеяләр - патриотизм хисе һәм үз максатларыңа ирешү теләге белән берләштерү максатын күздә тота.
«Без балаларны җыю, берләштерү, аларның үсешен тәэмин итү турында кайгыртачакбыз. Остаз буларак, мин бөтен көчемне шуңа багышлаячакмын. Беренчел бүлекнең эше нәкъ менә безнең үзәктән башлана», - дип сөйли «Беренчеләр хәрәкәте» беренче бүлегенең остазы Алина Паймуллина.
Беренче бүлек «Саулык» паркындагы «Сфера» интеллектуаль-ял үзәгендә урнашкан. Хәзерге вакытта анда 26 катнашучы исәпләнә.
Аделина Талибуллина оешма хакында ул ачылырга аз гына вакыт калып барганда белеп алган һәм шунда ук кушылырга карар иткән. «Мин дусларым аша бездә шундый хәрәкәт барлыкка килүен белеп алдым да, кызыксына башладым. Чыннан да, мондый хәрәкәт безгә бик кирәк иде. Берни уйлап тормыйча заявка бирдем һәм хәрәкәттә катнашучы булып киттем», - дип фикерләре белән уртаклаша ул.
Рамир Раппаниев та уйлап та тормастан заявка биргән һәм хәрәкәткә кабул ителгән. Егетнең максаты - яңа кешеләр белән танышу һәм үзенең артык нык тыйнаклыгын җиңәргә омтылу. «Активист буласым килә. Үземнең нәрсәләр булдыра алганымны башкаларга да күрсәтә алу минем теләгем», - дип сөйли балалар-яшүсмерләр хәрәкәте әгъзасы Рамир Раппаниев.
Сүз уңаенда әйткәндә, яңа оешмада мәктәп укучылары гына түгел, студентлар да катнаша һәм үзләрен күрсәтә ала. Төп шарт - яшең 7 дән алып 18 гә кадәр булуы. «Сфера» үзәгендә урнашкан бүлек тантаналы ачылуга ике атна кала эшли башлаган булган инде. Анда катнашучы булып теркәлү өчен проектның рәсми сайтында заявка бирергә кирәк.
Сәхифәне Гөлфия Ханова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа