Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Кванториум» балалар технопаркында Әлмәт районының яшь сайлаучылар клубы ачылды

Яшь сайлаучылар клубы үз фикерләрен иркен белдерә алган, нәрсәдер өйрәнергә, вакыйгалар турында үз фикерләре белән уртаклашырга теләгән яшьләр берләшмәсе булып тора.

5 апрельдә «Кванториум» балалар технопаркында Әлмәт муниципаль районының яшь сайлаучылар клубы ачылды.

Әлмәт муниципаль районының Яшь сайлаучылар клубы рәисе булып В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты колледжының Әлмәт филиалында укучы Бибарсов Амаль тора.

Яшь сайлаучылар клубы үз фикерләрен иркен белдерә алган, нәрсәдер өйрәнергә, вакыйгалар турында үз фикерләре белән уртаклашырга теләгән яшьләр берләшмәсе булып тора.

«Яшь сайлаучылар клубы» проектының максаты-яшь буынның актив тормыш һәм гражданлык позициясен булдыру, шулай ук яшьләр арасында хокукый грамоталылыкны арттыру.

Клуб Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында оештырыла.

«Бүген мондый клублар беренче тапкыр тавыш бирүче яшь сайлаучыларга мәгълүмат бирү, яшьләрнең хокукый грамоталылыгын, мәдәниятен арттыру, яшь сайлаучыларның Россия Федерациясе гражданының хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрен үзләштерү өчен перспективалы мәйданчык булып тора. Без әлеге Яшьләр клуб киңлекләрен 2024-2026 еллардагы сайлау кампанияләренә әзерлек чаралары кысаларында кулланырга тырышабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов.

Яшь сайлаучылар клубларын оештыру һәм эшчәнлеге яшь буынның актив тормыш һәм гражданлык позициясен арттыруга ярдәм итүче иң нәтиҗәле эш формаларының берсе булып тора.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса