Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ел башыннан 6 нчы игезәк сабыйлар туган

Яңа туган балаларга Самат һәм Ләйсән исемнәрен кушканнар.

 4 апрельдә Әлмәт районында алтынчы игезәкнең тууы теркәлгән. Бу хакта Әлмәт районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ильяс һәм Рамилә Миндубаевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның игезәкләре туган. Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Самат һәм Ләйсән исемнәрен кушканнар. Игезәкләр тугач, гаилә күп балалы була: өченче һәм дүртенче бала. Өйдә аларны Айдар һәм Салават абыйлары көтә.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы икеләтә шатлык белән котладылар һәм балаларның беренче дәүләт документларын – туу турында таныклыкларны һәм Татарстан Республикасы Рәисенең котлау хатын тапшырдылар.

 

 

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса