Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге эшләсәң, изге ишетерсең

Дөньяда ак бар, кара бар, баллысы, агуы бар, шатлыгы-хәсрәте, явызы, изгесе бар.

Ни генә дисәк тә, яхшылык, аны эшләргә тырышучылар күбрәк.

Ил төкерсә, күл була, ди халык. Җир тетрәү нәтиҗәсендә вафат булган төрек кардәшләребезне соңгы юлга озату өчен кәфенлекләр кирәк дигән хәбәрне ишетүгә, Әлмәтнең мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рәйхана ханым Ханнанова җиң сызганып әлеге эшкә алына. Ярдәм турында хәбәр салуга, бер атна эчендә 400 мең сумнан артык акча җыела, 100 комплект кәфенлек әзерләнә.

- Казаннан 100 меңлек материал алып кайттык та 100 комплект әзерләдек. Әгәр дә әзер кәфенлекләр сатып алсак, 200 меңгә төшәр иде, - ди Рәйхана ханым. - Авыллардан ул эшне белгән ханымнар ярдәмгә килделәр.

Рәйхана ханым үзлә-ренең гамәлләре өчен чын күңелдән куана, күзләрендә шатлык яшьләре. Һәр-барчабызның кылган изгелеген Аллаһ кабул итсен, ниятләп җибәргән ярдәмебез ияләренә барып җитсен иде, ди ул.

 

Җыелган акчаларны, кәфенлекләрне, шулай ук балалар өчен подгузниклар, башка кирәк-яракларны Казандагы Төркия илчелегенә илтеп тапшыралар.

 

Әлбәттә, шулкадәр әйберләрне төяү, алып бару, транспорт хәстәре Рәйхана ханымның ире Фәрит җилкәсенә төшә. Ләкин изге гамәл һәр икесенә дә җан рәхәте, күңел тынычлыгы бирә.

 

Ниндидер ярдәм турында сүз чыгуга, «без үзебез генә түгел, һәрвакыт ярдәм кулын сузучылар бар», дип үзләре кебек киң күңелле ярдәмчеләрен әйтергә ашыгалар.
 

Әйе, изге гамәлнең әзе, күбе юк. Күп булса, зыяны юк. Күңел сафлыгы һәм гамәлең булсын.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса