Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт балалар бакчасына карата административ хокук бозу турында эш каралды

Җәмәгать судьясы 10 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләде.

Әлмәт районы буенча җәмәгать судьясы Әлмәт шәһәренең бер балалар бакчасына карата административ хокук бозу турында эш карады. Оешманың исеме аныкланмый. Бу хакта Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елның сентябрендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге вазыйфаи заты бөҗәкләрне юк итүгә юнәлдерелгән дезинсекцион  чаралар үткәрү турында күрсәтмә чыгара.

2021 елның 15 ноябрендә планнан тыш күчмә тикшерү барышында күрсәтмәнең тулы күләмдә үтәлмәве ачыклана.

Учреждение вәкиле сүзләренә караганда, 2021 елның октябрендә бөҗәкләргә каршы ике дезинсекцион эшкәртү башкарылган, әмма алар нәтиҗәсез булып чыккан.

Җәмәгать судьясы балалар бакчасын административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм аңа 10 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләргә карар иткән.

Карар законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса