Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Волонтерлар көнен билгеләп үттеләр

“Волонтер” – инглиз теленнән “үз теләге белән ярдәм итүче” дип тәрҗемә ителә. Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә волонтерларны урап узмый.

Алар ятимнәргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә ашыга. Волонтер булу ул – үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау; илебездә үткәрелә торган чараларда төрле илдән килгән кешеләр белән
аралашу, яңа дуслар табу, чит телләр өйрәнү, сабырлык, түземлек, армый- талмый, «энерджайзер» кебек, һәрвакыт активлык рухында тору. Әлбәттә, волонтерларга хезмәтләре өчен акча түләмиләр. Ләкин алар күп нәрсәгә өйрәнә, үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтәләр.
Белгәнебезчә, миллионлаган кешеләр яхшылык эшли һәм аның өчен бернәрсә сорамый. Моның белән үзенә канәгатьләнү ала, кемдер алдында торган бурычын түли.

Әлмәтнең яшьләр үзәгендә шәһәрнең волонтерлары җыелды. Аларны бәйрәмнәре белән район башлыгы Тимур Нагуманов та котлады. Иң актив волонтерларга, җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса