Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Намус белән яшә» коррупциягә каршы юнәлешле шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

Коррупциягә каршы чаралар кысаларында районда яшьләр белән берничә чара үткәрелде.

6 декабрь көнне Яшьләр үзәгендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында ел саен үткәрелә торган «Намус белән яшә» коррупциягә каршы юнәлешле шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Коррупциягә каршы чаралар кысаларында районда яшьләр белән берничә чара үткәрелде. Конкурс  балалар һәм яшьләр аңында коррупция проблемасын актуальләштерү максатыннан оештырылды. Ел саен конкурста катнашучылар саны арта. Җибәрелгән барлык эшләр дә күпкырлы һәм креатив. Катнашучыларның конкурс атамасының асылын һәм теманың актуальлеген максималь рәвештә җиткерергә тырышулары күренеп тора.

Роза Әфләтунова призерларга шундый актуаль конкурста актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Аннары чараның иң күңелле өлеше-бүләкләү булды. Мәктәп укучылары һәм студентлар арасында коррупциягә каршы юнәлешле «Гадел яшә» социаль реклама шәһәр конкурсында "Коррупциягә каршы юнәлешле социаль рекламаның иң яхшы макеты" номинациясендә җиңүчеләр булдылар:

1 урын-Варвара Моисеева, Рус Акташы урта мәктәбе

2 урын-Әмирхан Шакиров, 3 нче мәктәп

3 урын-Бакизәр Мехтиева, 15 нче мәктәп

3 урын-Камилла Вилданова, 12нче мәктәп

яшь категориясе 17-24

1 урын-Артем Усманов, «Әлмәт политехника техникумы»

2 урын-Ксения Максимова, 25 нче мәктәп

3 урын-Никита Семенов, «ТИСБИ»мәгариф университетының Әлмәт филиалы

"Коррупциягә каршы тематикага иң яхшы видеоролик» номинациясендә җиңүчеләр:

яшь категориясе 13-17

1 урын-Артур Миннигалләмов, 1 нче гимназия

2 урын-Артем Макаров, Кичуй урта мәктәбе

3 урын-Гюнай Иманова, 24 нче мәктәп

яшь категориясе 17-24

1 урын-КНИТУ-КАИ

2 урын – «КИУ» Әлмәт филиалы

3 урын-Ильяс Галиев, Родион Романов, Никита Калугин, Тимур Сәлахов, 1 нче мәктәп

Барлык җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса