Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт агломерациясен федераль исемлеккә кертергә тәкъдим итте

Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов субъектлардагы агломерацияләр исемлеген киңәйтү һәм моношәһәрләр мисалында аларны үстерү буенча эшне җайга салу кирәклеге турында белдерде.

"2019 елда Россиянең пространство үсеше стратегиясе кысаларында субъектларда агломерацияләр исемлеге төзелде. Шул ук вакытта анда Әлмәт исәпкә алынмаган. Россия Икътисадый үсеш министрлыгына төбәкләр тәкъдимнәрен исәпкә алып, агломерацияләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим итәм", - диде ул.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясендә өч агломерация билгеләнгән: Казан, Кама, Әлмәт. "Аларда 3 млн кеше яши, ягъни Татарстан халкының 77%. Агломерацияләр-Татарстанның төп икътисадый үсеш үзәкләре. Аларның тулай төбәк продуктындагы өлеше 80% тан артып китә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса