Казанның 175 нче гимназиясендә бүген атыш булды, берничә кеше һәлак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 12 май республикада матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Республика Президенты карары белән 12 майда Татарстанда матәм көне дип игълан ителде», — дип хәбәр итте Лилия Галимова «Татар-информ»га.