Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда саклагыч коймалар урнаштырылды
5 майда Әлмәттә махсус комиссия юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе участокларын карады, анда саклагыч коймалар урнаштырылган иде.
Комиссияне Әлмәткә эш визиты белән килгән ТР буенча ЮХИДИ Баш дәүләт инспекторы Ленар Габделрахманов җитәкләде.
Ленин һәм Әминов урамнары киселешендәге юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе участокларын карадылар-анда җәяүлеләр өчен киртәләр урнаштырылган. Шулай ук Шевченко урамы буенча 170 нче номерлы йорт каршында яңа светофорлар урнаштырылган. Ул 25 нче мәктәп янында.
Фото: Әлмәт ТВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа