Россиянең 100дән 250 меңгә кадәр халкы булган 95 зур шәһәре арасында.
Россия төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан уңайлы мохит булган торак пунктларның рейтингы төзелде. Әлмәт 360 мөмкинлектән 204 балл җыйган.
Шәһәр торак һәм тирә-юнь киңлекләре өчен 48 балл алган; 34 балл урам-юл челтәре өчен; яшелләндерелгән урыннар өчен 25 балл; социаль-ял инфраструктурасы өчен 38 һәм гомумшәһәр киңлеге өчен 38 балл алган.
Республика хөкүмәте һәм “Татнефть” компаниясе ярдәме белән шәһәр даими үзгәрә, урамнарны төзекләндерү, җәмәгать киңлекләрен булдыру проектлары тормышка ашырыла.