Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә быел өч меңнән артык бала беренче сыйныфка бара

Укучыларның гомуми саны 27 500.

3 122 бала 1 сентябрьдә Әлмәттә беренче сыйныфка барачак. Бу хакта Әлмәт мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская район башлыгы Тимур Нагуманов белән туры эфир вакытында сөйләде.

"Быел беренче сыйныф укучылары узган ел белән чагыштырганда азрак. Бүгенге көндә 3 122 беренче сыйныф укучысы. Бәлки тагын килерләр. Ел дәвамында балалар өстәлә. Узган ел  3 178 бала булган», – дип сөйләде Ирина Павловская.

Ул шулай ук быел укучыларның гомуми саны бераз артачагын өстәде. 27, 500 бала көтелә, узган ел 26, 750 бала иде. Арту бар, дип билгеләп үтте Ирина Павловская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса