Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Бала-төп пассажир!» акциясе үтте

Акция кысаларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлаттылар.

"Игътибар-балалар!" һәм балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау эшен оештыру максатларында Әлмәт шәһәренең 35 нче балалар бакчасы педагоглары дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм әтиләр советы вәкилләре белән берлектә "Бала-төп пассажир" акциясен үткәрделәр. Балалар шигырь формасында шоферларга балаларны машинада куркынычсыз йөртергә кирәклеген искә төшерделәр.

Акция кысаларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлаттылар. Машина йөртүчеләргә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесеннән  тематик белешмәләр һәм балалар ясаган буклетлар бирелде.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса