Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районындагы «Юность» лагерында «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим!» темасына чаралар узды

Балалар мавыктыргыч биремнәр үтәделәр.

Мәктәп каникуллары вакытында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик эш кысаларында «Юность» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим!» чарасы узды.

Чара барышында станцияләр буенча биремнәр оештырылды, анда балалар уен формасында юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр: светофор сигналлары, юлны ничек дөрес кичү, юл кырыенда үзләрен ничек тотарга һәм башка танып белү өчен мавыктыргыч биремнәрне үтәделәр.

Станцияләрдә отрядлар биремнәрне дөрес үтәгән өчен баллар ала: кайдадыр белем, кайдадыр тизлек, кайдадыр отрядның бердәмлеге ярдәм итә. Уеннардан тыш, лагерьда ял итүче укучылар үз куллары белән машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыручы төсле плакатлар ясадылар.

Чара ахырында отрядлар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы оешмасы тарафыннан бирелгән истәлекле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса