Беренче фиджитал уеннар
Виртуаль hәм чынлык кушылганда
Әлмәттә «Татнефть» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган беренче фиджитал уеннарның финал ярышлары узды. Аңа әзерлек алдан башланып, июль аенда 90 нан артык команда арасыннан финалистларны сайладылар. Финалда исә шуларның 24 е очрашты.
Уенчылар һәм тамашачылар өчен якты шоу-программа, ярышлар уздырыла торган урыннарда өстәл һәм башка уеннар - беренче фиджитал уеннар һәркемгә истә калырлык итеп оештырылган иде.
Фиджитал уеннар - цифр-лы физик спорт төре. Phygital сүзеннән килеп чыккан, ул physical физик һәм digital цифрлы сүзләренең катнашмасы булып тора. Чынлыкта, фиджитал уеннарның асылы бик гади: катнашучылар башта программага кергән уен симуляторында уйныйлар, ә аннары уеннан исәпне саклап, чын уен мәйданчыгына чыгалар. Барлыгы күбрәк гол, шайба яки туп керткән команда җиңүче санала.
«Нефтяник» командасы хоккейчысы Данис Зарипов виртуаль уеннарга карый көндәш белән чын мәйданда очрашуны хуп күрә. Ләкин кайвакыт кагыйдәләрне алыштырып, башка форматта эшләп карауга каршы түгел. Традицион хоккейдан аермалы буларак, фиджитал уеннар кысаларында бозда капкачы юк, ә капка классик уенныкыннан 6 тапкырга кечерәк.
- Биредә төгәллек, тактика кирәк. Әлбәттә, физик әзерлек тә сорый торган уен төре бу, - ди уенчы.
Максим Кузнецов та шундыйрак фикердә. Ул Түбән Каманың SHOW TIME командасы капитаны.
- Командада өчебез Түбән Камадан, беребез - Зәйдән. Бирегә килгәнче ярыйсы тырышырга, әзерләнергә туры килде. Әлбәттә, мәйданда туп ату хәерлерәк, тик вакыт булганда приставкаларда да күңел ачарга була, - ди Максим.
Уеннар берничә локациядә узды. Футболны шәһәр стадионында уйнасалар, мисал өчен, хоккей һәм баскетбол хоккейчылар әзерләү үзәгендә оештырылган иде.
«Татнефть» компаниясе оештырган беренче
фиджитал уеннарның җиңүчеләре исемлегендә 84 кеше. Командалар республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан. Алар дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
Рәдифә Ногманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа