Әлмәт укучысы татар теле һәм әдәбияты буенча X Халыкара олимпиадада җиңү яулады
Әлмәтлеләр олимпиадада уңышлы чыгыш ясады.
Татар теле һәм әдәбияты буенча X Халыкара олимпиадада Әлмәтнең 2 нче лицееның 10 сыйныф укучысы җиңүчесе Хәбибуллина Сөмбел җиңү яулады. Сөмбелнең җитәкчесе Айгөл Фәнзәт кызы.
Олимпиадада Р.Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия, 1 нче лицей-интернат, Түбән Мактама 1нче урта мәктәбе укучылары да катнашып, уңышлы чыгыш ясаган.
Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа