Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәбе укучылары Казан урамнарында нәрсә эзләгән?

Алар Qazan Quest уенында татар мифологиясе буенча белемнәрен күрсәттеләр.

23нче апрель көнне Казан шәһәрендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында республика күләмендә Qazan Quest уены уздырылды. Мәмәт авылыннан "Килмәмәт" (җитәкчесе - Ситдикова Ләлә Насых кызы) һәм Әлмәт шәһәре "Адымнар-Әлмәт" гимназиясенең "KARAKUZ" командасы да (җитәкчесе - Гафурова Гөлгенә Йосыф кызы) бәйгенең икенче турына үтеп, әлеге уенда катнаштылар.

Укучылар татар мифологиясе буенча 20 ноктада төрле биремнәр үтәп, көч сынаштылар. Нәтиҗәләр соңрак игълан ителәчәк, дип хәбәр итә Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге. 

 

 

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса