Әлмәт укучыларын интернетта куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтәләр
22 марттан 25 мартка кадәр шәһәрнең һәм Әлмәт районының барлык мәктәпләрендә 1-11 сыйныф укучылары өчен «Интернетта куркынычсызлык» темасы буенча дәресләр үткәрелде.
16 нчы номерлы мәктәп базасында 10 нчы сыйныф укучылары өчен мондый дәресне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең цифрлы үсеш буенча урынбасары Рифнур Камалов үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Вәгыйз Саттаров «Инженерлык лицее» базасында 8 сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.
Мондый дәресләр цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелә. Алар ай саен төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен үткәреләчәк. Укучылар ай саен актуаль ИТ-темалар буенча фикер алышачак: икътисад тармакларын цифрлаштыру, цифрлы һөнәрләр, кибербуллинг һәм башкалар.
Әлеге дәресләрендә республика түрәләре һәм Татарстанның эре ИТ-компанияләре җитәкчеләре катнашачак.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа