Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалар бакчасында "Могҗизалар кыры" уены узды

Танылган телетамашаның барлык кануннары буенча узган уенның максаты-юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту иде.

62 нче "Тирәк"  балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Могҗизалар кыры» дип исемләнгән интеллектуаль-күңел ачу уены узды.

Биредә дә барабан әйләнде һәм җавапка хәрефләр ачылды. Импровизацияләнгән «реклама паузлары» вакытында тамашачылар залыннан балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар. Уен мавыктыргыч килеп чыкты: барлык өч уенчы да бирелгән сорауларга дөрес җавап бирде. Нәтиҗәдә, барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алдылар.
Чара ахырында тәрбиячеләр балалар белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрделәр һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны мәҗбүри куллану кирәклеге турында искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса