Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә педагогларны котладылар

5 октябрьдә бөтен Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов әлеге бәйрәм алдыннан районыбызның күренекле мәктәп укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре белән очрашты. Ул шәхсән аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм аларның нинди мөһим миссияне башкаруларын билгеләп үтте.

"Бу бик җаваплы һәм изге һөнәр. Әлмәттә  педагоглар барысы да үз-үзләрен аямыйча, сыйфатлы итеп, заманча итеп эшлиләр. Безнең мәгариф системасы, авырлыкларга карамастан, елдан-ел көчәя бара, сез яхшы нәтиҗәләр күрсәтәсез", - диде район башлыгы.

Тимур Нагуманов югары нәтиҗәләргә ирешкән педагогларга РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Татарстан Республикасының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгеләрен тапшырды. Бу исемлекне карап, безнең районда зур хәрефтән педагоглар эшли дип ышанып әйтергә була.

Мәгариф, яшь буынны тәрбияләү системасына саллы өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» аерым хөрмәтләү билгесе белән мәгариф идарәсе методисты Гөлфирә Галиева, 3 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Башмакова, Урсалы төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Туманова, 16 нчы урта мәктәпнең алман теле укытучысы Галина Шлыкова бүләкләнде.

Мәгариф, яшь буынны тәрбияләү системасына керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен 16 нчы урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Нәҗмиева, Иске Суркино авылының «Кыңгырау» балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Саватнеева, 24 нче урта мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Адилә Хәйдәрова Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Яшь буынны мәгариф, тәрбияләү системасына керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен 2 нче лицейның башлангыч сыйныф укытучылары Лилия Арсланова, 47 нче «Энҗе бөртеге» балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәлия Гарифуллина, 2 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Мәҗитова, 20 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Люция Ризатдинова, 17 нче урта мәктәпнең химия һәм биология укытучысы Әлфия Тимирханова, 10 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фарукшина, 62 нче «Тирәк» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Лилия Хәмитова, 5 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лениза Шәйхетдинова, 65 нче «Ивушка» балалар бакчасының татар телен өйрәнү буенча тәрбиячесе Фәридә Ямалиева "Мәгарифтәге казанышлар өчен" билгесе белән бүләкләнделәр. 

Мәгариф, тәрбияләү системасына керткән зур өлеше һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен 5 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары Раушания Максутова, 1 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Миндиярова, 16 нчы урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вера Муковнина, 1 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Минүзә Солтанова, балаларны үстерү үзәгенең өлкән тәрбиячесе Минүзә Солтанова, 36 нчы номерлы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Чехонина, Рус Акташы авылының «Воробушек» балалар бакчасы тәрбиячесе Екатерина Якимова Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Намуслы хезмәте һәм мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Рус Акташы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Елена Боробова, 12 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Матвеева, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Нелю Миргазова, Югары Мактама төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Минегалиева, Яшь техниклар станциясе методисты Светлана Пуцыло, Миңлебай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ләйсән Сәхапова, 10 нчы «Светлячок» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Гудошникова, 19 нчы «Звездочка» балалар бакчасы укытучысы Зөлфия Миллер, 34 нче «Чебурашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Фәнил Хаматова, 37 нче «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Чентаева, мәгариф идарәсенең баш белгече Ләйсән Гәрәева, Татнефть-мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Тиндина Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Намуслы хезмәте һәм мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен " Татнефть" мәктәбенең физик культура буенча инструкторы Надежда Степановага Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса