Шул рәвешле алар берьюлы ике датаны – Яшьләр көнен һәм наркотиклар куллануга каршы көрәш көнен билгеләп үттеләр.
Әлмәт шәһәр паркында спорт уеннарында 8 яшүсмерләр клубы катнашты. Алар арасында "Товарищ", "Воздух", "Олимп", "Юность" һәм башкалар бар. Чараны "Саулык" яшьләр клубы уздырды. Оештыручылар фикеренчә, наркотиклар куллануга каршы көрәш көнен сыйныфларда лекцияләр түгел, ә уеннар форматында үткәрү күпкә кызыграк.
Программада берничә эстафета иде. Тәнәфесләр вакытында музыкаль күңел ачулар да булды.
Беренче урынны иң аз балл җыйган "Луч" һәм "Юность" яшүсмерләр клублары алды.