Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тимур Нагуманов Әлмәт районының мәгариф учреждениеләре штат режимында эшләячәк, дип белдерде

Бүген туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр хезмәтләренә районның барлык белем бирү учреждениеләре – балалар бакчалары, урта махсус белем бирү йортлары, югары уку йортлары һәм мәктәпләрен тикшерәчәк комиссияләр оештырырга кушты.

Районда белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең ашыгыч җыелышы оештырылды, анда барлык уку йортларында да контроль, куркынычсызлык системасын тикшерәчәкләр, дип игълан иттеләр. Шулай ук укыту тревогалары да үткәреләчәк.


Бүген мәктәпләрнең эше, ата-аналар соравы буенча  туктатылды, төп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 2 смена бетерелде.


Әмма иртәгә, 12 майда, барысы да штат режимында эшләячәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса