Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сандугачлар, һай, сайрый ла өздереп

Узган атнада «Азнакайнефть» идарәсенең «Каенкай» сәламәтләндерү лагеренда ХVI фестивальгә старт бирелде.

Иң беренчеләрдән яшь җырчы-солистлар бәйге тотты. Әлеге күркәм чараның ачылу тантанасы Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина турындагы мәгълүмат җиткерү белән башлануы бер дә гаҗәп булмады. Мондый мактаулы исемгә «Рухият» сандугачлары арасында лаеклылар бик күп. Айдар Сөләйманов, Таня Балобанова, Наилә Ситдыйкова, Диләрә Илалетдинова, Илназ Сафиуллин, Мөнир Рахмаевлар тормышларын җыр сәнгате белән бәйләделәр. Эльмираның кул-аягы җиңел булыр, дип өметләник.

Татарстан кара алтынга гына түгел, талантлы кешеләргә дә бай икәнлеген тантанага килгән кунаклар кат-кат кабатладылар. Идарә башлыгы урынбасары Наил Вәлиев, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Компаниянең яшьләр комитеты рәисе Ренат мамин, жюри рәисе - Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина үз чыгышларында иң изге теләкләрен юлладылар. Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге «Бәхет» ансамбле башкаруындагы җырлар да уңай тәэсир ясамыйча калмады.

Гадәттәгечә, бәйгечеләрне дүрт яшь төркемендә халык һәм эстрада җырларын башкаручылар арасында бәяләделәр. Әлмәт музыка көллияте укытучысы Рәисә Кашапова жюри әгъзасы буларак, күптәннән хезмәттәшлек алып бара. Ә менә Түбән кама музыка көллияте укытучысы Юлия Большакованың әле беренче тапкыр гына катнашуы. Катнашучылар да, аларның остазлары да үзләрен шулкадәр уңайлы хис иткән бер генә бәйге дә Россиядә юк, дип белдерде күпне күргән, төрле бәйгеләрдә күп тапкырлар катнашкан ханым. Чыннан да, хуҗалар - азнакайлылар барлык уңайлыкларны да булдырырга тырышканнар. Синоптиклар көчле салкыннар белән куркытсалар да, җылы залда, йокы бүлмәләрендә бернинди салкын да, җил дә сизелмәде. Лагерь хезмәткәрләренең җылы карашлары, кайнар йөрәкләре котып бозларын да эретерлек. Бәйге үткән залда бик яхшы акустика. Аш-су осталары телеңне йотарлык ризыклар әзерләгәннәр. Бәйге тәмамлангач, балалар дискотекада күңел ачтылар, икенче көнне спорт залында көч сынаштылар.

Бәйгедә иң киеренке вакыт - нәтиҗәләрнең игълан ителүен көтү. Баулы кызы Катя Ипполитованың дулкынлануы-борчылуы аеруча нык булгандыр. Ул уртача яшь төркемендә чыгыш ясады. Башта иң кечкенәләрне бүләкләделәр: беренче кечкенә төркемдә I дәрәҗә лауреат исеменә Эльвира Хамадалиева (Әлмәтнең 1 нче балалар музыка мәктәбе) лаек булды. Икенче кечкенә төркемдә - Түбән Камадан Элина Хәлиуллина, Сабина Таһирова. Уртача яшь төркемендә беренчелекне Исламия Хафизова (Азнакай), Ани Вартанян (Лениногорск) яуладылар. Зурлар төркеменең беренче дәрәҗә лауреатлары - Гүзәл Шәрәфетдинова (Актаныш) һәм Аделия Галиева (Түбән Кама). Ә Катяның исеме бөтенләй телгә алынмады. Бераз вакыт узгач «Рухият» фонды директоры Флюра Шәйхетдинова серне чиште - катя Ипполитова фестивальнең югары бүләге - Гран-прига лаек булды. Аның белән бергә сәхнәгә җитәкчесе - Баулы сәнгать мәктәбе укытучысы Рифкать Вәлиевне дә чакырдылар, ул фондның Рәхмәт хатына ия булды.

Барлык лауреатларга дипломнар һәм «Рухият» фондының бүләкләре тапшырылды. Бу көнне бер бала да буш китмәде, чөнки «Азнакайнефть» идарәсе һәрбер катнашучыга истәлеккә бүләк әзерләгән иде.

Наилә ГАНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250