Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Тормыш, исәнме!» традицион әдәби-музыкаль фестивале узды

Кеше кайда гына, кем булып кына эшләсә дә, аның күңелендә иҗатка тартылу бар икән, ул һәрвакыт башкалардан бер баш өстен була

24-25 гыйнварда «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технологик университетында Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгына һәм Татарстанда нефть һәм газ өлкәсендә югары белем бирү оештырылуга 70 ел тулуга багышланган «Тормыш, исәнме!» традицион әдәби-музыкаль фестиваль узды.
Форумда республиканың төрле уку йортларында белем алучы 12 дән алып 23 яшькә кадәр укучылар һәм студентлар нәфис сүз һәм җыр осталыгында ярыштылар. Фестивальне оештыручылар — Югары нефть мәктәбе, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан язучылар берлеге. Оештыру комитеты әйтүенчә, быел нефть төбәге районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Тукай, Әлки, Мөслим һәм башка районнардан 200 гә якын гариза кабул ителгән.
Тантанада уку йорты ректоры Александр Дьяконов, «Татнефть» компаниясе генераль дирек-торының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр, шагыйрәнең улы Әнвәр Маликов һәм башкалар катнаштылар. Жюри составында Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Миңзифа Әхмәтшина һәм Гәүһәр Хәсәнова эшләделәр.
Александр Дьяконов үз чыгышында бу фестивальнең инициаторы, аны моннан ике дистә ел элек башлап җибәрүче профессор Рәсимә Рәхимовага рәхмәтен җиткерде. Ул елларда нефть институтының укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры Рәсимә ханым бер яктан Саҗидә Сөләйманова шигъриятен бик яраткан, тирәнтен аңлаган булса, икенче яктан студентларда туган-үскән җиргә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләргә кирәк икәнен бик яхшы белгән.
Аннары фестивальнең бәй-ге өлеше башланып китте. Укучылар һәм студентлар «Нәфис сүз», «Патриотик әсәр», «Шигырь авторы» номинацияләрендә көч сынашты. Җиңүчеләрне тәбрикләүгә кадәр жюри әгъзалары Гәүһәр Хәсәнова, Миңзифа Әхмәтшина, Илшат Мингәрәев, Дамира Фәизова конкурсантлар өчен осталык дәресләре уздырдылар. Алар шигырь язу кагыйдәләреннән тыш тавыш белән ничек эшләргә, шигырь сөйләгәндә ничек тын алырга, интонация серләре, сәхнә киңлегендә үзеңә ничек урын табарга, гомумән ни рәвешле образ тудырыла икәне турында сөйләделәр, үз тәҗрибәләреннән чыгып киңәшләрен бирделәр.
Фестивальнең икенче көнен-дә укучылар һәм студентлар «Эстрада вокалы», «Автор җыры», «Халык вокалы», «Патриотик җыр», «Халык җырына стилизация» номина-цияләрендә ярыштылар. 25 гыйнварда да шулай ук осталык дәресләре узды.
Саҗидә Сөләйманова исемен-дәге «Тормыш, исәнме!» әдәби-музыкаль фестивале җиңүчеләр катнашындагы искиткеч якты, матур, бик күркәм, иҗат кешеләренә гимн булып яңгыраган гала-концерт белән тәмамланды.
Резедә Шәмсуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса