Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Рафаэль Төхфәтуллин премиясенә эшләр кабул итү башланды

Премия район башкарма комитеты карары белән 4 номинация буенча Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә бирелә.

Номинацияләр:
Әдәбият (китаплар дәүләт нәшриятларында яки «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан нәшер ителгән булырга тиеш; теманың җирле төбәккә хас булуы мөһим).
Журналистика һәм публицистика (һөнәри эшчәнлектәге казанышлар; язмаларның актуальлеге; журналистлар бәйгеләрендәге җиңүләр исәпкә алына).
Сәнгать (рәсем, музыка, театр, хореография) (һөнәри осталык; сәхнә образы тудыру; башкару техникасы; артистлык; музыкаль башкару сыйфаты).
Җәмәгать һәм агарту эшчәнлеге (фән, мәгариф, иҗтимагый оешма) (һөнәри эшчәнлектәге казанышлар; мәдәни кыйммәтләр, патриотик тәрбия мәсьәләләрендә акцияләр гамәлгә ашыру; чараларның әһәмияте; журналистлар бәйгеләрендәге җиңүләр; авторның гражданлык позициясе). 

Ничек гариза бирергә? Кандидатларны предприятиеләр, иҗтимагый һәм иҗат берләшмәләре, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, уку йортлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары күрсәтә. Үз-үзеңне тәкъдим итү кабул ителми. Үткәрү сроклары: Гаризалар ел саен кабул ителә. Премияне икенчел бирү каралмаган. Премиягә лаек булмаган затлар конкурста өч тапкырдан да күбрәк катнаша алмый.

Премиягә тәкъдим итү тәртибе:

1. Документларны тапшыру сроклары 2025 елның 23 апреленә кадәр.

2. Кирәкле документлар: Кандидатларны күрсәтү турында үтенечнамә.

оллегиаль органның тәкъдим итү турындагы карары. Эшне анализлау белән катнашучының иҗади характеристикасы, кыскача биографиясен һәм эш булдыруга керткән өлешен тасвирлауны да кертеп.

Тәкъдим ителгән дата һәм урын турында белешмә, иҗтимагый күзәтү өчен әсәрнең яки эшнең басылып чыгуы. Катнашучы һәм аның эше турында матбугатта мәкаләләр, рецензияләр, бәяләмәләр.

3. Документлар рәсмиләштерү: барлык документлар тышлыгында "Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге премиягә дәгъва кылу өчен"дип язылган папкага тупланырга тиеш.

4. Документлар бирү өчен адрес: Татарстан Республикасы, 423450, Әлмәт ш., Ленин ур., 39.

5. Элемтә өчен мәгълүмат: тел.: 8 (8553) 32-66-06, 31-70-28

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса