Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Муса Җәлилне искә алдылар

Әлмәттә Муса Җәлил шигырьләре яңгырады.

15 февральдә, Әлмәттә татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган шигъри митинг булып узды. Аны шәһәр башкарма комитеты Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге белән берлектә оештырды. Шагыйрьнең стеласы янында узган әлеге чара — М. Җәлил иҗатына багышланган декаданы йомгаклау булды.

Искә алу митингына Әлмәт районы башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, язучылар, укытучылар, китапханәчеләр, драма театры артистлары, ветераннар, мәктәп укучылары һәм шагырьнең иҗатын сөючеләр килгән иде.

Рәсми өлеш башланыр алдыннан «Ачык микрофон» оештырылды — шәһәр мәктәпләре укучылары Җәлил шигырьләрен укыдылар.

Әлмәт язучылар берлеге
Фото: Р. Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса